Симерүдән котылу чарасын тапканнар

Барыбыз да зифа гәүдәле, сәламәт булырга тырыша. Бразилия галимнәре моңа ярдәм итәрдәй продуктны ачыклаган. Алар, тикшеренүләр үткәреп, ризыкка зәйтүн мае өстәүнең матдәләр алмашына ярдәм итүен билгеләгән, дип яза «Российская газета».

Белгечләр зәйтүн маен әзер ризыкка – салат, ботка, яшелчә, токмачка өстәргә, әмма аның белән кыздырмаска киңәш итә. Көненә 1-2 аш кашыгы куллансаң, шул җитә. Галимнәр әйтүенчә, зәйтүн маен нәкъ менә шул күләмдә куллану матдәләр алмашына бик яхшы тәэсир итеп, симерүгә аяк чала.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре