"Синең әтиең халык дошманы"

Бүген репрессия корбаннары көне. Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы җирле үз идарә рәисе Аида Фатыйхова идарә һәм Ленин хуҗалыгы исеменнән күчтәнәчләр таратты.

"ВТ" коллективы да әлеге чарада катнашты. Геройларыбыз Сания Нигъмәтуллина белән Фәния Әюпова. Әтисен кулга алганда Сания апага нибары 5, ә Фәния апага 2 генә яшь була. Бу вакыйгадан соң аларның тормышлары нык үзгәрә... Кызлар башкалар белән мәктәпкә бер сукмактан да бара алмый - кар көртләрен ера-ера йөри торган булалар.

Фәния апа үзен пионерга да, комсомолга да алмауларын күз яшьләре аша искә ала. Пионер галстугы тагып мәктәпкә барган кызчыктан аны бөтен класс алдында: "Синең әтиең халык дошманы" дип салдыралар.

Аның эмоцияләрен өстәге видоязмада күрә аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан репрессия корбаннары репрессия

Көн хәбәре