Синоптик: "Бөтен Идел буе төбәгендә 38 градус эсселек көтелә"

Якындагы көннәрдә бөтен Идел буе федераль округы төбәгендә, шулай ук илнең көньягында һава температурасының хәтәр күрсәткечләргә: +38...+40 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта “ТАСС” Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянып яза.

“Бөтен Идел буе федераль округы төбәгендә һава температурасы +37...+38 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньякта, Иделнең түбәнге төбәкләрендә +39...+40 градус. Ростов өлкәсендә дә шундый ук хәл. Краснодар краенда +39. Геленджикта +35 градус”, – дип сөйләп үткән Вильфанд.

Моңа кадәр Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, бу араларда һава температурасы нормадан +7...+9 градуска артыграк булачак. Республикада антициклон йогынтысында коры, эссе һава урнашкан. Синоптиклар фаразына караганда, якшәмбе – 7 июльдә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Эсселек аз гына сүрелеп, +25...+30 градус тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда температураның +37 градуска кадәр күтәрелүе аркасында кисәтү игълан ителде. Бу атнада Казанда 13 кеше, кояш сугу сәбәпле, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре