Татарстанда 14 сентябрьгә кадәр һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булыр дип фаразлана. «МЕТЕО» фараз үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
Республикада эш атнасы азагына кадәр һава температурасы +16...+21, Казанда +17...+19 градус чикләрендә тирбәләчәк”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Ялларда исә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Җилгә килгәндә, чәршәмбе – төньяк-көнбатыштан, пәнҗешәмбе – төньяк-көнчыгыш, җомга – көнчыгыш, шимбә һәм якшәмбе – төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Тизлеге эш көннәрендә секундына 3-6 метр, ялларда 11 метр тәшкил итәчәк. Кыскасы, бик уңайлы һава көтелә», – дип өстәгән Ильин.
Ул пәнҗешәмбе көнне республикада кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәген, Казанда исә аяз булачагын искәрткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез