Синоптик быел кышның ничек киләчәген әйтте

Россиядә быел кыш узган елга караганда салкынрак булачак, шулай да температура нормадан җылырак калачак, дип хәбәр итте «РИА Новости»га РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«2024-2025 елның кышкы чоры белән чагыштырганда, быелгы кыш салкынрак булачак. Температура нормага якын яки югарырак көтелә. Узган ел кыш бик җылы килде», – диде Вильфанд.

Ул билгеләп үткәнчә, быел кыш җепшек көннәр дә, шул ук вакытта температураның -20 градуска җиткән көннәр дә күп булуы фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре