Газетага язылу

Синоптик һава торышы турында: «Температура нормадан 8-10 градуска җылырак булачак»

Кыш башында Татарстанда явым-төшемсез, карсыз җылы һава сакланачак. Һава температурасы нормадан 8-10 градуска җылырак булачак.

Декабрь башы өчен нормадан чиктән тыш зур тайпылыш бу. “МЕТЕО” фараз үзәге синоптигы Александр Ильин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Дүшәмбе республикада, шул исәптән Казанда көндез +4 градуска кадәр, төнлә +2 градуска кадәр җылы булачак. Явым-төшем көтелмәсә дә, болытлы һава.

“Сишәмбедән чәршәмбегә кадәр республикада һәм Казанда төнге сәгатьләрдә бераз суытып, -1 градуска кадәр төшәчәк. Чәршәмбе төнлә аз гына кар явып китү ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә – явым-төшемсез, һава температурасы +1...+3 градус чикләрендә тирбәләчәк”, – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Җилгә килгәндә, белгеч әйтүенчә, декабрьнең беренче декадасында, юнәлешен еш үзгәртеп, секундына нибары 2-3метр тизлектә булачак.
Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә республиканың күпчелек өлешендә төнге сәгатьләрдә бераз гына карлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Әмма көндез явым-төшем көтелми. Иртән – томан.

“Җомга көнне республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында аз гына кар явып үтәчәк. Бу районнарда һава температурасы көндез 0 градус чамасы, төнлә -3градус тирәсе булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә Ильин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре