Газетага язылу

Синоптик Казанда беренче карның кайчан явуын фаразлады

Алдагы көннәрдә Казанда җепшек кар яварга мөмкин. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Екатеринбургта беренче кар 2-3 октябрьдә явачак. Казанда һәм Ульяновскида җепшек кар явуы көтелә», – диде Шувалов.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республика халкын сизелерлек салкынайтачагы турында кисәткәннәр иде, алдагы көннәрдә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре