Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, март бөтен Үзәк Россия территориясендә кыш ае булып калачак. Бу хакта “Известия” яза.
Аның әйтүенчә, бездә язның чын мәгънәсендәге беренче ае – апрель. Шул ук вакытта апрельнең 15ләреннән соң гына һава температурасының +15 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Белгеч сүзләренә караганда, кыш ахырына кадәр кар-бураннар да, җепшек көннәр дә, көчле суыклар да булырга мөмкин әле. Вильфанд аңлатып үткәнчә, кышның үзгәрүчәнлеге океан температурасына, стратосфера халәтенә, башка сәбәпләргә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә март кышкы ай буларак санала, һәм ай башыннан җылы һава көтүнең мәгънәсе юк.
Шул ук вакытта белгеч, бөтен язгы чорда һава температурасының ничек булачагын әйтеп булмый әле, дип билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез