«Шимбә, 7 февральдә, салкыннар чигенә һәм тагын буран башлана. 7 һәм 8 февральдә 15-20 сантиметр биеклегендә кар явар дип уйлыйм», – дип кисәтте синоптик.
Ул билгеләп үткәнчә, яуган кар бер атна эчендә бераз тыгызланачак, ә аннары тагын бөтен җирне күмеп китәчәк.
«Температура -10 градус тирәсе тәшкил иткәнгә, җиңел, йомшак кар явачак. Нәтиҗәдә, кар катламының биеклеге бер метрга якынаерга мөмкин», – диде Шувалов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез