Татарстанда 1еннән 10 сентябрьгә кадәр кояшлы, явым-төшемсез һава урнашачак. «МЕТЕО» фараз үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
«Татарстанда сентябрь башында җылы булачак. 1 сентябрьгә каршы төндә явым-төшем зонасы Пермь краена таба китәчәк, ә Татарстанның күпчелек өлеше явым-төшемсез зонага эләгәчәк. Көзнең беренче көнендә иртән +12...+17, көндез +21...+25 градус булачак. Тулаем алганда,, беренче декада һава температурасы +20...+22 градуска кадәр, кайбер көннәрдә +23...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу чорның явым-төшемсез, кояшлы булуы күздә тотыла», – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта ул беренче декадан соң республикага салкын һава агымы үтеп керү һәм температураның төшү ихтималын әйткән. Күпмегә төшәчәк – әлегә анысын әйтүе кыен, дигән белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез