Газетага язылу

Синоптик Татарстанда аномаль суыклар көтелүе турында кисәтте

Бу көннәрдә Татарстанда бик көчле кар яву чоры төгәлләнә. Бүген – чәршәмбе көнне республикада салмак кына кар явып үтәчәк әле. Шуннан соң атмосфера басымы күтәрелеп, һава температурасы төшәчәк.

“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Һава болытлардан арыначак. Аязып, суытачак. Пәнҗешәмбе көндезге сәгатьләрдә республикада -11...-16, җомга -17...-19, шимбә һәм якшәмбе төнге сәгатьләрдә -20...-25, көндез -15...-20 градус булачак. Кыскасы, беренче эш атнасы суык алып киләчәк”, – дип билгеләп үткән ул.

Казанда, Чаллы һәм республиканың көнчыгышында бигрәк тә суыта. Суыта башланган чорда көньяк-көнчыгыштан секундына 10-12 метр тизлектә җил  көтелә. Шуннан соң җил бетә. “Бу суыкларны Хач ману алды суыклары дип атыйсым килә, чөнки нәкъ менә Хач ману көнендә -19 гыйнварда, бераз гына сындырачак. Һава температурасы -15 градус чамасы, аз гына кар булырга мөмкин”, – дигән Шувалов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре