Газетага язылу

Синоптик Татарстанда беренче карның кайчан явачагын әйтте

Күпьеллык статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан территориясендә беренче суыклар, районга карап, ешрак сентябрьнең өченче декадасында яки октябрьнең беренче декадасында күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Иң иртә суыклар килү август азагыннан сентябрьнең беренче декадасына кадәр аралыкта теркәлгән», - дип билгеләде Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, беренче кар төбәктә ел саен төрле вакытта ява. Ул сентябрьдә яки октябрьдә ява ала, ә кайчакта, бик соңга калып, ноябрьдә генә төшәргә мөмкин.

«Республикада беренче тотрыксыз кар катламы уртача октябрьнең өченче декадасында барлыкка килә. Кар иң иртә яткан очраклар сентябрь азагында булган», - дип өстәде Гоголь.

Тотрыклы кар катламы исә Татарстанда уртача ноябрьнең икенче декадасы азагында ята башлый. Әмма тотрыклы кар катламы иң иртә барлыкка килгән очраклар октябрьнең икенче-өченче декадасына туры килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре