Шимбә көнне Татарстанда һава температурасы якынча +8 градус тәшкил итәчәк, ә якшәмбе көнне республиканың күпчелек өлешендә һава +10 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Көчле яңгырлар көтелми, әмма республиканың көньяк-көнбатышында уртача яңгырлар, аязучан-болытлы һава булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте синоптик.
Казанда шимбә көнне көндез температура да якынча +8 градус булачак, якшәмбе көнне Татарстан башкаласында +10 градуска кадәр җылытачак. Шулай ук якшәмбе көнне шәһәрдә атмосфера басымы терекөмеш баганасының 745-743 мм кадәр төшүе көтелә, дип мәгълүмат бирде белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез