“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Татарстанда һәм Казанда уртача һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак. Республикада бик көчле һава аномалиясе хөкем сөрә. 2013 елгы рекорд челпәрәмә килер, дип уйлыйм. Ноябрь явым-төшем җәһәтеннән дә сюрпризлар ясап кына тора. Айның икенче яртысындагы көньяк циклоннары айлык норманы 160 процентка тутырды инде”. – дип сөйләп үткән ул.
Синоптик мәгълүматларына караганда, һава аномалиясе көньяк циклоннарының бер-бер артлы үтеп керүче белән аңлатыла. Әмма ноябрьнең соңгы көннәрендә һава торышы үзгәрә башлаячак: Казахстан якларыннан антициклон үтеп керәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез