Синоптик Татарстанда ноябрьдән тотрыклы минус температура урнашачагын хәбәр итте

Татарстанда тотрыклы минуслы температура ноябрь башында урнашырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Тотрыклы минус температуралар – ул ноябрьдә күзәтелә торган хәл, башка сүзләр белән әйткәндә, алар иң яхшы очракта бер айдан соң, метеорологик кыш җиткәч урнашачак. Температураның ноль аша тискәре күрсәткечләргә тотрыклы күчүе, кагыйдә буларак, ноябрьнең беренче-икенче декадасы арасында була», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.

«Агымдагы ай ахырында гына, анысы да плюс температурада, явым-төшем катнаш агрегат халәтенә күчә башлаячак, һәм әкренләп температура төшә башлаячак», – дип йомгаклады синоптик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре