Синоптик Татарстанда салкынайтачагын һәм атна буе яңгыр явачагын әйткән

Республикада сишәмбедән җомгага кадәр һава температурасының төшүе көтелә. “Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

“Бүген – җылы көннәрнең соңгысы. Иртәгәдән республикада яңгырлар башлана. Алар җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук сишәмбедән Татарстанда һава температурасының кимүе көтелә: +20...+22 градуска кадәр”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез: бүген – 1 сентябрьдә республикада термометрның терекөмеш баганасы +31 градуска кадәр күтәрелгән. Әмма синоптик билгеләп үткәнчә, ялларга 6-7 сентябрьдә һава торышы яхшыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре