Синоптик Татарстанда салкыннар күпме дәвам итәчәген әйтте

Татарстанда суыклар озак тоткарланмаячак, бу хакта "Челнинские известия"гә география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикадагы һава торышы Себер антициклонына бәйле, шунлыктан Татарстанда өч көн дәвамында салкыннар көтелә.

Ялларда Татарстанда -19 градуска кадәр суытыр,  дип фаразлана. Тик бу барыбер нормадан югарырак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре