Синоптиклар Татарстанда бу атна буе секундына 21 метрга кадәр тизлектә көчле җил, яңгыр, +21 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый. Республика Гидрометеоүзәге үзәге шул хакта хәбәр итә.
Бүген – 20 сентябрьдә республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул яшенле яңгырлар, секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил алып килә. Төнлә +9... +14, көндез +21 градус җылы.
Сишәмбе һәм чәршәмбе – 21,22 сентябрьдә дә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән яңгырлар явып үтәчәк. Төнлә +4...+9, көндез +16... +21 градус җылы булыр дип көтелә.
Җомга һәм шимбә – 23, 24 сентябрьдә төнлә +7 до +12 градус, көндез +14... +21 градус җылы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез