Синоптиклар атналык һава торышын фаразладылар

Синоптиклар фаразына караганда, бу атнада көндезге һава температурасы 0 градус һәм аннан да түбәнрәк булачак, яңгыр, җепшек кар көтелә.

Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында  яңгыр, кичен – җепшек кар, төнлә секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил. Көндез – +3+8, төнлә +1+6 градус җылы. Иртәгә дә республикада шундый ук һава торышы саклана. Көндез яңгыр, төнлә җепшек кар булырга мөмкин. Әмма суыта: төнлә терекөмеш баганасы – -1-6, көндез 0-4 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе иртән һәм төнлә тагын да ныграк суытачак: -4-9 градус. Көндез көнбатыш районнарда җепшек кар явып үтәчәк. Көндезге һава температурасы +1-4 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда урыны белән кар көтелә. Төнлә һава температурасы – 0-5, көндез +1-2 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы синоптик

Көн хәбәре