Синоптиклар "чын" язның кайчан башланачагын фаразлады

Февраль аенда Татарстанда температура климатик нормадан 8 градуска югарырак булган. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада җылытачак һәм явым-төшемнәр башланачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 17 февральдә – 4 градус, 18 февральдә 1 градус салкын, ә 19 февральдә  – 1 градус җылы булачак. 20 һәм 21 февральдә 0 градус булыр дип фаразлана. Метеорологлар хәбәр итүенчә, бу айда явым-төшем нормасы 4 миллиметрга артып, 38 миллиметрга тәшкил иткән.

- Явым-төшем буенча уртача күпьеллык норма бу кышта якынча ике тапкыр артып китәчәк. Кар катламының биеклеге хәзер 70 сантиметр, ә күпьеллык уртача норма – 40 сантиметр, - диде Юрий Переведенцев.

Переведенцев искәртүенчә, Татарстанда кыш март аенда гына тәмамлана, тик ул салкын булмаячак. Кар катламы апрель урталарына эреп бетәр дип фаразлаган ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре