Татарстан Республикасы территориясендә 2 июнь кичендә һәм 3 июнь төнендә һава шартларының начараюы көтелә.
Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән көчле яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Казанда көчле яңгыр һәм секундына 15-18 метр тизлектәге җил фаразлана. Республика халкына һава торышы начараю сәбәпле сак һәм игътибарлы булырга киңәш итәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез