Синоптиклар якындагы тәүлектә көчле җил булуы турында кисәтә

Синоптиклар фаразлавынча, 25 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе аерым торган агачлар, биек биналар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында торырга ярамый, дип искәртте.

Автомобильләрне агачлар һәм яхшылап ныгытылмаган конструкцияләр янында куеп калдырырга киңәш ителми, дип кисәттеләр ведомствода. Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием кияргә, ә машина йөртүчеләргә юлларда тизлек режимын һәм дистанция сакларга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре