Бу атнаның ял көннәрендә буран һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.
Синоптиклар фаразынча, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Шунлыктан кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -11...-16 градус, көндез -8...-13 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез