Синоптиклар ялларда кар-бураннар башлануы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, якшәмбе – 12 февральдә көндез аз гына кар-буран булачак.

Һава температурасы алдагы көннәрдәге кебек: көндез термометрның терекөмеш баганасы –3...–8, төнлә –8...–13 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башы – 13–14 февральдә, циклон үтеп керү сәбәпле, урыны белән кар-буран, көчле җил көтелә. Һава температурасы үзгәрми диярлек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре