Атна ахырына, 24 сентябрьгә, Россиядә җылытачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 13 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта һава торышы болытлы булачак, дип фаразлый Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
- Җомга көнне температура күтәрелер дип көтелә - 11-13 градус булачак, әлбәттә, бу бик җылы була дигән сүз түгел, әбиләр чуагы да түгел, әмма күпкә рәхәтрәк булачак, - дип хәбәр итте ул.
Җылы булуга карамастан, болытлы һава торышы сакланачак. Кайбер төбәкләрдә бераз яңгырлар явачак.
- Гомумән, һава торышы бераз яхшырачак, - дип белдерә метеоролог сүзләрен ТАСС.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез