Бүген төнлә һәм иртәгә иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда, көчле буран дәвам итәчәк. Күз күрүчәнлеге 1000 метрга кадәр кимиячәк.
Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәячәк: аның секундына 15–20 метрга кадәр (Казанда – 15–17 м/с) тизлеккә ирешүе мөмкин.
Төбәк юлларында бозлавык саклана, шулай ук кар өермәләре дә булачак.
Элегрәк ТР Гидрометүзәге якшәмбе көнне республиканы буран һәм көчле җил каплаячагын хәбәр иткән иде. Синоптиклар алдан ук Татарстанда һава торышының иң начар чагы 4 гыйнварга туры киләчәген хәбәр иткән иде.
Дәүләт автоинспекциясе татарстанлылардан һава торышы начар булу сәбәпле, торак пунктлардан чыкмаска, шәхси автотранспортта сәфәрләрдән бөтенләй баш тартырга һәм кар чистарту техникасына комачауламаска сорый.
Төбәк юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы үзгәртелде һәм расланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына үзләрен сакларга һәм кар өермәләре, бураннар аркасында юлларда игътибарлы булырга чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез