Синоптиклар салкынайтачагы турында кисәтә: температура климатик нормадан кискен түбәнәячәк

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге 2025 елның 21 июненнән 30 июньгә кадәр һава температурасының сизелерлек түбәнәюен фаразлык.

Төбәктә уртача температура климатик нормадан якынча 4 градуска түбәнрәк булачак.

Республика буенча гадәти +19,2 градус урынына, Казан буенча +19,8 градус урынына нибары +15 градус чамасы гына җылы булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре