25еннән 26 сентябрьгә каршы төн узып барган айның иң салкын төне булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Казанда иң салкын төннәр 13 һәм 14 сентябрьдә булды. Ул вакытта төнлә температура +5 градуска кадәр төшкән иде. Хәтта үткән төн, 24 сентябрьдән 25енә кадәр, ТР башкаласында җылырак булды: температура +6 градуска кадәр төште. Әмма якынлашып килүче төн, мөгаен, иң салкыны булыр», – дигән агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Татарстанда 30 сентябрьгә кадәр салкын һава торышы сакланачак.
«Республикада сентябрь ахырына кадәр төнлә температура +1...+6 градус дәрәҗәсендә, көндез якынча +10 градус булачак», - дигән Шувалов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез