Синоптиклар Татарстанда 2 градуска кадәр салкын булуы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология үзәге һаваның суынуы һәм туфракта кырау булуы турында кисәтү игълан итте. Иртәгә, 13 сентябрьдә, төнлә һәм иртә белән салкын булачак. Термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Ә көндез республикада җылы булачак – 13-18 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Алдагы ике көндә дә шуңа охшаш һава торышы көтелә, әмма иртән һәм кичке якта җылырак булыр, дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре