Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне кыраулар турында кисәтте

Татарстан Гидрометеоүзәге якындагы көннәрдә кырау төшәчәге турында кисәтте. 17-18 сентябрьдә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән 0 градустан түбән саннарны күрсәтәчәк. 

Республикада яшәүчеләргә салкынга әзер булып торырга киңәш ителә. Һава температурасының төшүе бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларына, транспорт шартларына йогынты ясарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре