Синоптиклар Татарстанда кар, буран һәм көчле җил турында кисәтте

Бүген Татарстан территориясендә кабат кар көтелә, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр салкын булачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, юлларда кар көртләре, бозлавык булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре