Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә янә кырау төшү һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайбер районнарда туфракта -1 градуска кадәр кырау төшәчәк», - диелә хәбәрдә.
Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез