Үзегезне генә сынап карагыз. Сирена тавышлары ишетүгә, җылы юрган-мендәрдән аерылып, сыену урынына, подвалларга төшәсезме? Юк, безгә килми, безгә тими бит. Күпләр үзен шулай дип тынычландыра. Түбән Кама шәһәрендә йоклап ятучы 9 кеше дә шулай уйлагандыр. Пилотсыз очкыч нәкъ менә алар янында шартлый, бер сабый да мәңгегә күзләрен йома...
Бу вакыйга барыбызга да сабак булды. Бу көн миңа килмәс дип уйлап йөргәннәр дә подваллардагы сыену урыннарын барлап чыкты, интернет аша булса да адресларын барлап куйды. Аеруча битараф булмаганнар социаль челтәрләр аша Рәис исеменә ачык мөрәҗәгатьләр дә юллады. Үзләре яшәгән йортлар беркетелгән сыену урыннарына кереп булмау, кайберләрендә шартларның начар булуы, эзләп табу өчен элмә такталар юклыгына игътибар итә уяу шәһәр кешеләре.
Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пилотсыз очкычлар янау куркынычы» режимын игълан иткәндә куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым тукталды.
– 10 августта Түбән Камага һөҗүм барганда кешеләр вакытында эвакуацияләнгән булса, фаҗига булмас иде. Сәнәгать объектларына сораулар юк, алар эшне вакытында һәм тиз оештыралар, – дип билгеләп үтте Рәис.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак инспекциясенә күпфатирлы йортларда яшеренү урыннарын тикшерүне дәвам итәргә, идарәче компанияләргә ул урыннарны тиешле хәлгә китерү эшләрен оештырырга кушты. Һәм бу бурычны үтәүгә бөтен җаваплылык белән карауны таләп итте.
396 күпфатирлы йортта сыену урыннарын тикшерүләр аларның бер өлешендә, чыннан да, кимчелекләр булуын күрсәткән. Кайбер сәнәгать объектларында пилотсыз һөҗүм вакытында ни эшләргә тиешлеге тәртипкә салынмаган. Татарстан Рәисе халык белән ныграк эшләргә өндәде.
– Мәгълүматны җиткерү зарур. Һөҗүм куркынычы игълан иткәндә мәҗбүри чаралар күрергә һәм яшеренү урыннарына кичекмәстән төшәргә кирәк. Куркыныч янау турындагы сигналны игътибарсыз калдырырга ярамый. Шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкка сыену урыннарына керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә кирәк, – диде Рәис.
Ике атнадан яңа уку елын башлыйбыз. Балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсенә Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә дә тукталды. Әйе, уңайсыз, балаларны туплау, җыю, мең төрле сорауларына җавап бирү, шул ук вакытта аларны куркытмаска тырышу – укытучыдан сабырлык таләп итә. Әмма, Рәис сүзләре белән төгәлләсәк, кеше гомере барлык уңайсызлыклардан мөһимрәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез