Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова интервьюларының берсендә җырчыларга тиешле дәрәҗәне концертлар гына бирә ала дип белдергән. Сез моның белән килешәсезме?
"Андый сүзләрне ишеткәч, мәрхүм кияүне күз алдына китерәм. “Сиринә, нәрсә генә булса да, җырларга кирәк”, - дип әйтер иде ул. Төшенкелеккә бирелгән чакларда, кыен вакытларда җыр ярдәм итә. Шәхсән үзем кәеф булмаганда, моңсу чакларда бию көйләрен куям. Шуннан энергия алам төсле тоела. Кайбер кешеләр: “Сәхнәгә чыгалар да бәйрәм итәләр”, дип уйлый. Ни өчендер халык җырчы - төпле һөнәр дип кабул итми. Югыйсә, бу бик чыгымлы, күп энергия таләп итә торган эш. Сине танып-белсеннәр, җырларыңны тыңласыннар өчен сәләт кенә җитми, эшләргә кирәк. Артистны югары дәрәҗәдә сәхнәдә җырлау гына үстерә ала. Банкет, туйларда чыгыш ясау түгел. Ә хәзер аерым концерт кую җиңел генә бирелми. Артистлар күбәү, көндәшлек тә зур. Шулай да җырларсыз, сәнгатьсез яшәү кыен булыр иде. Матур көйләр, классик әсәрләребез булмаса, кайгы килгән кеше тагын да ныграк кайгырыр иде," дип белдергән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез