Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсенә кайгы килгән

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсенә кайгы килгән – аның әтисе вафат булган. Бу хакта җырчы Инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

Җырчы әтисенең баянда уйнаган видеосын урнаштырып: "Әтием, әтием, ничек синсез яшәрбез?!" - дип язган.
Фәнис абый Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Аны туган ягы Нурлатка алып кайтачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сиринә Зәйнетдинова

Көн хәбәре