СИЗО хезмәткәрләрен тоткынлыкка алган җинаятьчеләр юк ителгән

Ростов шәһәрендә СИЗО хезмәткәрләрен әсирлеккә алган алты җинаятьче дә юк ителгән. SHOT мәгълүматлары буенча, өчесе аңында булган, ләкин ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Исегезгә төшерәбез, СИЗО хезмәткәрләрен террорчылык маддәләре буенча хөкем ителгән алты тоткын әсирлеккә алган иде. Алар үзләренә машина, "яшел коридор" бирергә һәм илдән очып китү мөмкинлеген таләп иттеләр. Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре