• Фото: gastronom.ru

Слива белән имбирдән кайнатма әзерләү ЫСУЛЫ

Марина Тиссен рецепты

Кирәк: 1 кило слива, ярты чәй кашыгы уылган имбир, 1 кило шикәр комы, ярты чәй кашыгы дарчин (корица), 100 г әстерхан чикләвеге.

Сливаны юып, төшләрен алабыз. Өстенә шикәр комы салып, согы чыксын өчен, 5 сәгать тотабыз. Утка куябыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз. Шуннан имбир һәм дарчин өстәп болгатабыз һәм тагын 35 минут сүрән утта тотабыз. Соңыннан әстерхан чикләвеген турап салабыз да яхшылап болгатабыз. Чиста банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз һәм салкынча урынга куябыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре