Ведомствода аңлатып үтүләренчә, үзең турында җәелеп китеп сөйләмәү таләбе вербовщиклардан саклану зарурилыгына бәйле. Алар социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга таянып корбаннарын эзли.
Шуңа күрә Эчке эшләр министрлыгында социаль челтәрләрдә үзең турында тәфсилле мәгълүматлар: яшәү адресы, уку яки эшләү урыны турында мәгълүматларны күрсәтмәскә чакырганнар.
Моннан тыш гаиләң һәм якыннарың турында мәгълүматларны сер итеп сакларга киңәш ителә.
Ведомствода шулай ук ачык чыганакларда һәм чатларда тормышка карашың белән уртаклашмаска, таныш булмаган кешеләрнең шәхси тормышыгызга кагылышлы сорауларына җавап бирмәскә өндәгәннәр.
Әңгәмәдәшеңнең профиле кемнеке икәнен, аккаунтының кайда һәм кайчан теркәлүен тикшерергә кирәк, дип өстәгәннәр полициядә.
Моннан тыш таныш булмаган кешеләрдән алынган хәбәрләргә җавап бирмәскә киңәш иткәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез