Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге апрель аенда ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр түләү күчерәчәк. Аны республикада яшәүче 8,7 меңнән артыграк кеше алачак. Бу хакта “Татар-информ” Социаль фондның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, аларның тол хатыннары, нацистлар концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, “Камалыштагы Ленинградны саклаган өчен”, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә”, “Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә”, “Камалыштагы Севастопольдә яшәүчеләргә” билгеләре белән бүләкләнгән кешеләр 80 мең сум алачак”, – дип сөйләп үтелгән матбугат хезмәтеннән.
Тыл хезмәтчәннәре һәм фашистлар концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыннарына 55әр мең сум күләмендә биреләчәк.
“Яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да әлеге түләүне алу хокукына ия. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннарга акча пенсия белән бергә элекке график буенча күчереләчәк”, – дип аңлатып үткән Социаль фондның Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез