Йөклелек һәм бала табу, шулай ук бала карау буенча пособие алу хокукы, хәтта хатын-кыз эшләгән оешма эшчәнлеген туктатса да, яшь ярымга кадәр саклана. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2024 елда бала карау буенча пособие Татарстаннан социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган 1043 ата-анага билгеләнгән, 2025 елда – 664 ата-анага. Пособиеләр гаризалар буенча билгеләнә», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие отпускның бөтен чоры өчен шунда ук түләнә. Ул йөкле яки бала тапкан хатын-кызга, шулай ук өч айга кадәр баланы уллыкка алган хатын-кызга билгеләнә.
Пособие күләме календарь айга төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 100 процентына туры килә. Пособие суммасы эшкә сәләтсезлек чорыннан чыгып һәм аның дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда исәпләнә. 2025 елда пособие күләме безнең төбәктә 76 673 сум тәшкил итә. Аны алу өчен йөклелек һәм бала табу буенча отпуск тәмамланганнан соң алты ай эчендә Социаль фондка гариза бирергә кирәк.
«Предприятие эшен туктатса да, гаилә ярдәмсез калырга тиеш түгел. Бу мөһим чорда тотрыклы финанс белән тәэмин итү безнең өчен беренче урында тора», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесеЭдуард Вафин.
Яшь ярымга кадәрге балага айлык пособие эштән алу йөклелек һәм бала табу буенча ял вакытында яки бала карау вакытында булган очракта билгеләнә. Шундый ук очракларда түләүне баланың әтисе, башка туганнары яки опекуны рәсмиләштерә ала, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез