Россия Социаль фонды Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтләренә һәм элемтә үзәгенә аферистларның шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр керә башлаган. Алар фонд бүлеге хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсионерга, янәсе, “яңа мәгълүматлары буенча” пенсия алу өчен хезмәт стажы җитмәве турында белдерә һәм, стажын расламаган очракта, пенсия түләүне туктату белән куркыта икән. Бу хакта “Татар-информ” Социаль фонд бүлегенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
“Мошенниклар пенсионерга Социаль фондның Татарстан буенча бүлегенә яки МФЦга кабул итүгә язылырга кушып, смс-хәбәр аша җибәрелгән кодны сорый. Моның ише хәлгә юлыксагыз, мошенникларга тап булуыгызны белеп торыгыз. Мондый очракта аралашуны шундук туктатырга кирәк. Шалтыратучыларга телефон аша беркайчан да паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-код, смс-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез”, – дип кисәтеп үтелгән ведомствода.
Бүлек идарәчесе Эдуард Вафин искәртеп узганча, бүлек хезмәткәрләре беркайчан да үз хезмәтләрен тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрми.
“Барлык хезмәтләрне үзебезнең клиент хезмәтләрендә һәм МФЦда, яки дәүләт хезмәтләре порталы аша бушлай күрсәтәбез, – дип билгеләп үткән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез