«Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр инвалидлык билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп коралы – электрон сертификат. Аның акчаларын сайланган оешмада 21 көнлек тернәкләндерү курсын түләүгә һәм аның белән бәйле чыгымнарны бала һәм аны озата баручы олы кешенең яшәве һәм туклануы өчен тотарга мөмкин», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
«Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү уздыру урынына бару белән ярдәм күрсәтүне күздә тотты. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата– ана СФР клиент хезмәтенә тимер юл транспорты белән тәэмин итү яки шәхси автомобилен кулланганда чыгымнарны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итә ала», - дип өстәде СФРның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстаннан тыш, программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, Хакасия Республикасы, Чувашия һәм Краснодар крае катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез