Газетага язылу

Социаль фондта пенсиянең балл санын ничек белергә икәнен аңлаттылар

Россиялеләр пенсиянең балл санын «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки РФ Социаль фондының якындагы бүлекчәсе аша белә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Фонд мәгълүматлары буенча, стаж һәм коэффициентлар турында мәгълүматлар урын алган пенсия счетын үзегезгә уңайлы теләсә кайсы ысул белән тикшерергә мөмкин. Счет буенча онлайн-өземтәне «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетта алып була. Әгәр кәгазь документ кирәк икән, аны Россия Социаль фондының якындагы клиентлар хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә алырга мөмкин.

Пенсия баллы, яисә индивидуаль пенсия коэффициентлары картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу һәм аның күләмен билгеләү өчен кирәк. Балл күбрәк тупланган саен, айлык пенсия түләве дә шулкадәр югарырак булачак. 2026 елда бер пенсия баллы 156,76 сумга тигез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре