Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, медицина учреждениеләре һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Арышхазда фельдшер-акушерлык пунктында, Шәле табиб амбулаториясендә һәм 157 нче район үзәк даруханәсендә булдылар.
Питрәч үзәк район хастаханәсе баш табибы Марат Вәлиев сөйләвенчә, муниципалитет территориясендә дару препаратлары 25 ФАПта һәм 6 табиб амбулаториясендә сатыла. Медикаментларны курьерлар аша китерү буенча 39 килешү төзелгән. Районда 4,5 мең федераль ташламага ия кеше теркәлгән, 5 меңнән артыгы – төбәкләрдән. «Даруханәдә айга уртача ташламалы программаларның барлык төрләре буенча 6 меңгә якын рецептка хезмәт күрсәтелә. 2026 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр 78 млн сумлык 30 мең рецепт җибәрелгән», – дип сөйләде Марат Вәлиев.
Татарстанда дару препаратларын ваклап сату буенча фармацевтика эшчәнлегенә лицензияне, күчмә утырышта сөйләүләренчә, медицина оешмаларының 1,6 мең структур бүлекчәсе алган. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатлары өчен республика халкын дарулар белән тәэмин итү – өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. «Бу уңайдан мөрәҗәгатьләр аз түгел, – дип ассызыклады Алексей Созинов, журналистлар белән аралашканда. – Татарстанда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларының тулы бер системасы эшли, ул кешеләрдә барлыкка килгән сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирә. Бу сораулар ачык – медицинаның технологиялелеге, дару һәм иммунобиологик препаратлар булуы. Кыйммәтле препаратлар барлыкка килә һәм, димәк, кешеләрдә яңа таләпләр барлыкка килә».
Комитет рәисе сүзләренә караганда, бу нисбәттән авылларда вәзгыять үзгәрәк. Авыл халкы – яше буенча олырак, авыл җирендә ара да озынрак, бару өчен транспорт кирәк. Боларның барысы да, һичшиксез, исәпкә алынырга тиеш.
Тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә мөһим булып кала бирә. «Белгеч авылда эшләсен өчен шартлар тудырырга кирәк, – дип ассызыклады Алексей Созинов. – Фельдшер һәм шәфкать туташы кебек үк, фармацевт, провизорны җәлеп итү һәм беркетү өчен федераль дәрәҗәдә күп адымнар ясала. Төбәк программалары шулай ук кадрлар сорауларына җавап бирергә мөмкинлек бирә».
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләвенчә, ташламалы дарулар белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру буенча гражданнарга хезмәт күрсәтүдә Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренең 267 структур бүлекчәсе җәлеп ителгән. 5,4 мең табиб һәм 1,6 мең фельдшер ташламалы рецептлар бирергә хокуклы. 145 даруханә учреждениесендә дарулар ташламалы рецептлар буенча җибәрелә.
«Республика халкының дүрттән бер өлеше авыл җирендә яши, һәм бүген безнең Татарстанда авыл кешеләре өчен бик күп эшләр башкарыла, шул исәптән урыннарга чыгып медицина хезмәте күрсәтү буенча да, – дип ассызыклады Фәридә Яркәева журналистлар белән әңгәмәдә. – Һичшиксез, бу өлкәдә өстенлек – халыкны дару препаратлары белән тәэмин итү. Ул берничә юнәлештә башкарыла: «Таттехмедфарм» ДУП белән килешү төзүче фельдшерлар аша курьерлар аша китерү юлы белән. Шулай ук лицензияле ФАПларда һәм табиб амбулаторияләрендә халыкка, алар ала торган ташламалы препаратлардан тыш, кирәкле башка даруларны сату оештырылган».
Шулай ук күчмә утырышта Социаль сәясәт комитетының 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Хисап чорында 8 утырыш уздырылган, шул исәптән 2се күчмә утырыш. Аларда 18 мәсьәлә каралган, шуларның 8е – контроль мәсьәләләр. Беренче яртыеллыкта комитет Татарстан Республикасының 7 закон проектын караган.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез