Социаль стипендия: Татарстанда аңа кемнәр дәгъва итә ала?

Социаль стипендия студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе санала. Татарстанда аңа кемнәр дәгъва итә ала? Бу хакта тулырак - «Татар-информ»  яза.

Дәүләт социаль стипендиясе, академик өлгерешләренә карамастан, бюджет бүлегендә көндез белем алучы студентларга түләнә. Ул түбәндәгеләргә бирелә:

  • ятим балалар һәм ата-анасыз калган студентлар;
  • уку чорында ата-анасын яки бердәнбер әтисен яки әнисен югалткан укучылар;
  • балачактан ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар, инвалид балалар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар;
  • хәрби хезмәттә яки шунда авырып китү нәтиҗәсендә инвалид калган студентлар;
  • сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
  • кимендә өч ел контракт буенча хәрби хезмәттә булган һәм түбәндәге сәбәпләр буенча хәрби хезмәттән өенә кайтарып җибәрелгән гражданнар: контракт срогы тәмамлану, сәламәтлек начараю, оештыру үзгәрешләре, хәрби часть тарафыннан шартлар бозылу яки гаилә хәлләре;
  • Чернобыль АЭСындагы авария яки башка шундый һәлакәтләр нәтиҗәсендә радиация йогынтысыннан зыян күрүчеләр;
  • дәүләт социаль ярдәмен алучы студентлар.

Социаль стипендия күләме уку йорты тарафыннан билгеләнә, ләкин билгеләнгән минимумнардан да түбән була алмый:

  • махсус урта уку йортлары студентлары өчен - 809 сум;
  • югары уку йортлары студентлары өчен - 2 227 сум.

Арттырылган социаль стипендия түбәндәгеләргә билгеләнә:

  • «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы һәм ташламалы категорияләргә керүче беренче ике курс студентларына;
  • бердәнбер әтисе яки әнисе I группа инвалид булган 20 яшькә кадәрге студентларга.

Мондый стипендиянең күләме Россия буенча җан башына исәпләгәндә яшәү минимумыннан да түбән була алмый.

Социаль стипендия алу өчен югары уку йортының стипендия белән тәэмин итү өчен җаваплы бүлекчәсенә (деканат, профсоюз комитеты яки социаль эш бүлеге) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән ташламага хокукны раслый торган документлар (белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һ.б.) булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре