Газетага язылу

Социаль түләү алучыларның ни өчен аптырашта калырга мөмкин булачагын аңлаттылар

Социаль түләү алучыларга май аенда акча килмәскә мөмкин. Әмма моңа борчыласы юк. Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская «Прайм» агентлыгы хәбәрчесенә дәүләт ярдәменә бәйле вазгыятьне аңлатып үткән.

«Май аенда түләүләр юкка чыкмаячак, әлбәттә. Алар апрель аенда биреләчәк – бары шул гына. Акчаны вакытыннан алда – 30 апрель тирәсендә биреп кую банк һәм казначылык хезмәтенең гадәти эш тәҗрибәсенә әйләнде инде. Кулланучылар хокукларын яклау максатында шулай эшләнә”, – дип аңлатып үткән Подольская.

Аның аңлатып үтүенчә, быел май бәйрәмнәре гадәттә түләүләр күчерелә торган көннәргә – 3, 5 һәм 8 майга туры килә. Түләүне соңрак күчерергә ярамаганлыктан, вакытыннан алда – 30 апрель тирәсендә күчереләчәк. 2019, 2024 елларда шулай булган да инде.

Шулай итеп, гадәти график буенча май башында күчереләчәк акчалар апрель азагында счетка киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре