Сочида мини-футбол буенча Бөтенроссия турниры вакытында Чувашиянең 30 яшьлек спортчысы Алексей Лесин һәлак булган. Әлеге мәгълүмат Казанның мини-футбол федерациясенең В контакте битендә урын алган.
"Бүген төнлә безнең лиганың соңгы берничә сезонының иң якты уенчыларының берсе Алексей Лесин 31 нче яшендә вафат булуын хәбәр итәбез", - диелгән анда.
Казанның мини-футбол федерациясе Алексейның әти-әнисе һәм якыннарының, шулай ук аның белән футбол кырында да, гадәти тормышта да таныш булган һәркемнең кайгысын уртаклаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез