Сочига очу бәясе август башындагыга караганда күпкә арзанайган

Сочига очу бәясе август башындагыга караганда 75 процентка арзанайган. Бу хакта “Российская Газета” Туроператорлар сайтындагы (АТОР) мәгълүматларга таянып яза.

“Август азагында Сочига бер кеше (багажсыз) 3500 сумга очарга мөмкин. Ай башында билет бәясе 13 500 сумнан башлана иде”, – диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, хәзер барлык зур шәһәрләрдән көньяк курортка очу хакы 10 мең сумнан кимрәк тәшкил итә. Ә 1 август мәгълүматларына караганда, моңа кадәр теләсә кайсы аэропорттан очу хакы 10 меңнән артыграк булган. Хәзер исә, әйтик, 23 августта Мәскәүдән очу – 3470 сумга, 24 августта Санкт-Петербургтан очу – 7300 сумга, 22 августта Казаннан очу – 5500 сумга, 23 августта Екатеринбургтан очу – 7000 сумга, 21 августта Төмәннән очу – 4500 сумга төшә.

Шул ук вакытта сентябрь башына Сочига билет бәясе 10-20 процентка кыйммәтләнә. Ләкин ул барыбер август башындагыга караганда арзанракка чыга.

“Хәзер август ахыры-сентябрь башында Сочига очуны планлаштырган очракта, сәфәр хакы җәй урталарындагыга караганда яртылаш арзанракка чыгачак”, – дип билгеләп үтелгән АТОР хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре