Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, җәмгыять хакимият эшен югары бәяли. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры, социолог Виктор Потуремский әйтте.
"Әлегә тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк. Сайлау дәвам итә. Ул Ерак Көнчыгышта тәмамланды инде, гомумән алганда, сайлауда катнашу күрсәткече фаразланган чикләрдә. Ягъни, төбәк тарихын, традицияләрне, сәяси культураны искә алырга кирәк. Мәсәлән, Кузбасста гадәттәгечә сайлауда катнашу күрсәткече югары. Бу - Татарстанга да хас", - диде ул.
Виктор Потуремский билгеләп үткәнчә, бүген ил халкы "марттагы сайлаудан соңгы" хәлдә. "Социологлар аны "Путин күпчелеге" дип бәяли. Ягъни, җәмгыятьтә берләшү дәрәҗәсе югары. Без моны төбәкләр дәрәҗәсендә, аерым алганда Татарстанда да күрәбез", - диде белгеч.
Аның әүтенчә, җәмәгатьчелек фикеренең "чикләре" махсус хәрби операциягә бәйле.
"СВО хакимияткә үзгә таләпләр куя. Иң беренче чиратта, бу - хакимият тарафыннан үз бурычларын үтәү, төбәк дәрәҗәсендә мобилизацияләнүчеләр һәм контрактчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү", - диде Виктор Потуремский.
Ул хакимиятнең халык фикерен исәпкә алырга тиеш булуын да искә төшерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез