2027 елда йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь күләме 1 миллион сумнан артып китәчәк. Бу хакта “Российская газета” Социаль фондның бюджеты проекты мәгълүматларына таянып яза.
“Йөклелек һәм бала тудыру буенча 140 календарь көненнән торучы ялга чыгучыларга йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь күләме 2027 елда 1 100 437,80 сум тәшкил итәчәк”, – диелгән документта.
2026 елда пособиенең максималь күләме - 955 836 сум, 2028 елда – 1 188 465 сум тәшкил итәчәк.
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиегә килгәндә, максималь күләме киләсе елда – 83 мең сум, 2027 елда – 95,5 мең сум, 2028 елда – 103,2 мең сум булачак.
Яңа өч еллык федераль бюджет проектында да элегрәк кабул ителгән барлык социаль йөкләмәләр, шул исәптән балалы гаиләләргә түләүләр сакланып калган, дип аңлатып үткән газета хәбәрчесенә Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Мәсәлән, ипотека буенча процент ставкасын субсидияләүгә – 2 триллион сумнан күбрәк, күпбалалы гаиләләргә ипотеканы өлешчә каплауга бер тапкыр 450 мең сум күләмендә түләү өчен 300 миллиард сумнан артыграк каралган.
Моннан тыш, белгеч искәртеп үткәнчә, киләсе елда 2 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә түләнгән НДФЛны кире кайтару рәвешендә еллык гаилә түләве пәйда булачак. Аны җан башына туры килә торган керемнәре төбәктә җан башына 1,5 яшәү минимумының артмаган гаиләләр алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез